Казанда XVIII Россия венчур форумы тәмамланды. Ябылу тантанасында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин яза.
«Россия венчур базары өчен мөһим вакыйга тәмамлана. Технологик инновацияләрне үстерүнең һәм гамәлдәге механизмнарның һәм венчур эшмәкәрлекнең нәтиҗәлелеген арттыруның стратегиясе формалаштырылды», - дип белдерде ул.
Татарстан Республикасы Премьер-министры белдергәнчә, форум чараларында компетентлы экспертлар һәм профессионаллар катнашкан, ә катнашучылар фәнни-технологик үсешне гамәлгә ашыруда дәүләт һәм бизнесның хезмәттәшлегенә ихтыяҗ булуын раслады.
«Без технологик үсеш өчен максималь уңайлы шартлар тудырырга омтылабыз», - диде Песошин.
Аның сүзләренчә, Татарстанда соңгы елларда эшмәкәрлекнең мондый төрен үстерү өчен зур инфраструктура төзелгән.
«Республиканың технологик үсеш рейтингында казанышлары, потенциалы һәм алдынгы позицияләре яхшы билгеле. Безнең уртак максат - барлык булган ресурсларны концентрацияләүгә, эшләнмәләрне коммерцияләштерүгә, технологияләрне трансферлауга һәм яңа инвестицияләр җәлеп итүгә нигезләнгән инновацион икътисад булдыру», - дип өстәде Песошин.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, форум венчур тармагы вәкилләре һәм технологик компанияләр арасында коммуникацияләр төзү өчен инструментларның берсе булып тора.
«Венчур бизнесының теләсә нинди шартларга яраклашу сәләте аны дәүләт инновация сәясәтен гамәлгә ашыруда алыштыргысыз итә. Форум киләчәктә дә инновацияләр өлкәсендә тәҗрибә алмашуга һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итәчәгенә ышанам», - диде Премьер-министр.
Ахырда Песошин катнашучыларга алга таба да продуктив аралашу һәм конструктив дискуссияләр теләде.