Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән Пермь краеның Барда авылына килде. Биредә ул XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты. Бу хакта конгресс матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырышта шулай ук Барда муниципаль районы башлыгы Хәлил Алапанов, Пермь крае губернаторы хакимиятенең милли һәм дини мөнәсәбәтләр департаменты директоры Анастасия Субботина, Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасы берлеге рәисе урынбасары Ренат Бикбов, Кукмара районы башлыгы урынбасары Айгөл Әхмәтшина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Аппараты җитәкчесе Фәрһад Латыпов һәм башкалар катнашты.
Очрашу барышында XIV Бөтенроссия авыл Сабантуен әзерләү мәсьәләләре тикшерелде. Милли бәйрәм 2024 елның 14-15 июнендә узачак.
Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрү мәйданчыкларын караячак.