Кайбыч районы Салтыйган авылы мәчетенә яңа ай куйдыларa. Аны урнаштыруда авыл халкы актив катнашкан. Бу хакта «Кайбыч таңнары» хәбәр итә.
«Мәчеткә ай куюда авылыбыз мулласы Гомәр Зиннәтуллин финанс ярдәм күрсәтте. Аны урнаштыру өчен кран табу мәсьәләсен авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова хәл итте. Айны югарыга урнаштырырга яшьләр Илфат Саттаров, Радик Насыйбуллин менде. Авылыбызның башка ир-егетләре дә читтә калмады. Мәчеткә яңа ай куючыларга халык бик рәхмәтле», – Багай авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе, Салтыйган авылында яшәүче Рушания Камалова.