Интернетта Яшел Үзән районында көчле яңгыр нәтиҗәләре төшерелгән видеолар чыкты. Видеода суда батып калган автомобильләрне һәм күлләвектән баручы шәһәр кешеләрен күрергә була. Кайбер урыннарда су кешеләрнең тезенә җитә.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Яшел Үзәндә яшәүчеләр эре боз яуганын видеога төшергән.
Апас һәм Буа районнарында яшәүчеләр дә көчле явым-төшем турында хәбәр иткән иде. Буа хакимияте начар һава торышы нәтиҗәләрен бетерү эшенә кереште инде. «Көчле җил берничә минут булса да, зыяны шактый. Агачлар ауган, коймаларга, машиналарга зыян килгән», – дип белдерә Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге мәгълүматлары буенча, 23 апрельдә 15.00 сәгатьтән 24 апрельгә 02.00 сәгатькә кадәр республикада урыны белән яшен, җил секундына 24 метрга кадәр тизлектә, шулай ук боз явуы фаразлана.