Чирмешәндә Игелек ярминкәсе үтте. Район үзәге оешмалары аннан алган керемне махсус хәрби операция зонасындагы якташларына озатачак. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Марат Гомәров яза.
Район Советы һәм башкарма комитеты ир-егетләренең кайнар шашлыкларын сатып алучылар иртәнге 7дә үк табылды. Кызлар да, анысын, монысын алыгыз дип, үз өстәлләре янына халыкны дәште.
«Бүген йомырка һәм суган эчлекле пирожкилар пешереп килдем, берсе 20 сумнан, шактыен алдылар да», - ди район Советының юридик бүлеге җитәкчесе Татьяна Рунова.
«Игелек өстәле» бу юлы да консервланган банкалар белән тулды. Боларны халык биредә сатып алып, шушы өстәлгә куеп калдырган. Әлеге товарлар хәрби операция зонасындагы егетләргә озатылачак.
«Моның өчен якташлар гел рәхмәт әйтеп калалар. Туган як күчтәнәчләре, өйдә пешерелгән, әзерләнгән ризыклар бик тансык бит аларга», - ди район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова.
Районың җир һәм милек мөнәсәбәтләре, район финанс-бюджет, контроль-хисап палаталары, казначылык департаменты, яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге хезмәткәрләре ярминкәгә арзан гына бәядән консервалар, камыр ризыклары, кул эшләре алып чыккан.