Казанлылар Колхоз базары тирәсендә кара төтен баганасын видеога төшергән
Казанлылар бүген көндез Мартын Межлаук урамында, Колхоз базары тирәсендә кара төтен баганасын видеога төшереп алган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын Островский урамындагы 12нче йорт ишегалдында чыккан. Биредә металл контейнердагы чүп-чарга ут капкан. Зыян күрүчеләр юк.