Милли китапханәдә «Идел» журналы «Инсайт» блогерлар оешмасы белән берлектә әдәби-мәдәни кичә оештырды. Биредә яшь иҗатчылар да, профессиональ шагыйрьләр дә катнашты.
Милли китапханәнең күргәзмәләр залында узган кичә барышында яшь каләм тибрәтүчеләр, шулай ук танылган шагыйрьләр Ренат Галиәскар, Гөлинә Шәйхи һәм блогерлар шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Шулай ук төрле заманча стильләрдә иҗат ителгән җырларын авторлар үзләре башкарды.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
«Идел» республика яшьләре журналы баш мөхәррире Рәмзия Галимова чарага килүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде, мондый формат кичәнең әлегә иҗади эксперимент булуын әйтте.
«Бу кадәр күп халык җыелыр дип уйламаган идем. Килүегезгә рәхмәт! Хәзер яңа медиа форматлар өйрәнәбез. Русча һәм татарча сөйләм белән барган чаралар трендта», — диде ул.
Шулай ук ул чарада журналның яшь авторлары катнашканын әйтте. «Чараның максаты — татарның иҗади яшьләрен берләштерү, аларны таныту булып тора», — дип ассызыклады ул.
Әдәби-мәдәни кичә ике өлештән торды. Беренче бүлектә иҗатчылар үзләренең әсәрләре белән таныштырды. «Ирекле микрофон» вакытында барлык катнашучылар чыгыш ясый алды. Икенче бүлектә рус һәм татар классик әдәбияты язучыларының шигырьләре белән поэтик батл оештырылды.
Чара истәлеккә фотога төшүләр, иҗатташларның аралашуы белән тәмамланды.