Түбән Новгород билбау көрәше буенча төбәк федерациясе 13 апрельдә Сергачта «Лидер» физкультура-сәламәтләндерү комплексында билбау көрәше буенча төбәк чемпионаты оештырган. Бу хакта «Туган як» Түбән Новгород өлкәсе иҗтимагый-сәяси газетасының ВКонтакте социаль челтәрләрендәге төркемендә хәбәр итәләр.
Түбән Новгород, Дзержинск, Сергач, Пилнә һәм Кызыл Октябрь округлары командаларының кечкенә һәм яшь көрәшчеләре 17 авырлык һәм 3 яшь категориясендә медальләр уйнаттылар. Бу ярышлар Россия Беренчелегендә һәм Чемпионатында катнашу өчен сайлап алу булды, диелә хәбәрдә.
2004-2006 елда туган юниорлар якын көннәрдә Томск шәһәрендә узачак турнирда катнашачак, 2007-2009 елгы егетләр май башында Әстерханда җыелачак, ә инде тәҗрибәле һәм абруйлы көрәшчеләр май азагында Пермьдә араларыннан иң яхшыларны ачыклаячак.
Егетләр (2009-2007 елгы) арасында билбау көрәше буенча Түбән Новгород өлкәсе Беренчелеге призерлары:
55 килограммга кадәр:
1.Ерискин Андрей (Сергач)
60 килограммга кадәр:
1.Хөсәенов Айрат (Дзержинск)
2.Җамалетдинов Динар (Кызыл Октябрь округы)
3.Басыйров Илнур (Пилнә округы)
65 кг кадәр:
1.Юнисов Әмир (Түбән Новгород)
2.Исхаков Марат (Кызыл Октябрь округы)
3.Гафиятуллин Булат (Пилнә округы)
3.Абидуллин Алмаз (Кызыл Октябрь округы)
71 кг кадәр:
1.Камалетдинов Рәхим (Пилнә округы)
2.Әюпов Динар (Дзержинск)
77 кг кадәр:
1.Абдулбәров Наил (Пилнә округы)
2.Әлимов Илназ (Кызыл Октябрь округы)
85 килограммга кадәр:
1.Хафизов Самат (Пилнә округы)