Санкт-Петербургта татар теле курслары дәвам итә. 14 апрельдә чираттагы дәресләр булган. Бу хакта Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталында хәбәр итәләр.
«Курслар эшли башлаган чор белән чагыштырганда, килүчеләр саны сигез тапкырга артты. Бездә тулы составлы гаиләләр, дуслар, абый белән сеңел, сеңелләр, филологлар, яшь галим, яшь психолог белем ала. Бу әле тулы исемлек түгел. Безне бергә булу, үзебезнең телебездә сөйләшү теләге берләштерә. Өй мичендә пешкән татар ризыгы безне һәрвакыт бергә җыя», диелә хәбәрдә.