Татарстанның Саба районында Кырым нараты үсентесе утыртылды. Мәңге яшел ылыслы агач ике республиканың какшамас дуслыгы символы булачак, дип саный ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Кырым делегациясе Татарстанга үсентене 18 мартта «Рус язы. 10 ел бергә» акциясе кысаларында, «Россия» күргәзмә-форумында тапшырды. Агач Лесхоз бистәсендә, Н.М. Миңнеханов исемендәге Дендрологик бакча территориясендә үсәчәк. Монда аңа үсәр өчен барлык шартлар да бар.
«Кырым нараты үсентесе какшамас һәм ныклы дуслык символы буларак тапшырылды, — диде Кузюров. — Кырым нараты – мәңге яшел ылыслы агач, аның гомер озынлыгы 500-600 ел тәшкил итә. 500 елдан соң да төбәкләр арасында хезмәттәшлек шундый ук тыгыз булачак, ә Россия көчле һәм бердәм дәүләт булып калачагына ышанам».
Чарада Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты.