Самараның «Ялкынлы яшьлек» ансамбле татар заманча һәм халык биюләре төркеменә артистлар җыя. Бу хакта Самара татарлары сайтында хәбәр итәләр.
Малайлар һәм кызлар, үсмер егетләр һәм кызлар чакырыла. Яшь категорияләре: кече төркем 10 яшьтән 14 яшькә кадәр, өлкән төркем 15 яшьтән 25 яшькә кадәр, диелә хәбәрдә.
Дәресләр атнага ике тапкыр (чәршәмбе 19:00 сәгатьтән, якшәмбе 12:00 сәгатьтән) «Акчарлак» мәдәният йортында (Управленческий бистәсе, Сергей Лазо урамы, 21) уза.
Дәрес структурасы – тәнне яздыру, бию элементлары, бәйләнешләр өйрәнү, дәресне йомгаклау.
Киләчәктә төрле шәһәрләрдә, чараларда чыгыш ясау, конкурсларда катнашу каралган.