Россия Президенты Владимир Путинның инаугурациясе, протоколда язылганча, стандарт рәвештә узачак. Бу хакта Россия лидерының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдерде. Ул шулай ук «кайбер нюанслар» мөмкин булуын, алар турында Кремльдә хәбәр итәчәкләрен дә билгеләп үтте.
«Гомумән алганда, тантана стандарт һәм шактый яхшы язылган. Шуңа күрә без шушы тантананы үтәячәкбез. Кайбер нечкәлекләр булырга мөмкин. Без сезгә бу хакта хәбәр итәчәкбез», – дип ТАСС Песков цитатасын китерә.