«Алабуга» махсус икътисади зонасы штат режимында эшли, дип хәбәр итте Татарстанның Алабуга муниципаль районы башлыгы.
«Җимерелгән объектлар һәм зыян күрүчеләр юк. Хокук саклау органнары урында тиешле чаралар үткәрә», - дип язган Рөстәм Нуриев.
Аның мәгълүматлары буенча, махсус икътисади зонада хезмәткәрләрнең иминлеген тәэмин итү буенча чаралар гамәлгә ашырылган. Шәһәрдә вазгыять контрольдә, куркыныч юк.