2025 елның 1 сентябрендә 5-8 сыйныф укучылары тарихны атнага өч сәгать, ә тугызынчы сыйныф укучылары ике сәгать өйрәнәчәк. Тиешле боерыкны Россия Мәгариф министрлыгы бастырып чыгарды, дип хәбәр итә «Российская газета».
Элек мәктәпләрдә тарихны өйрәнү өчен 340 сәгать бирелгән иде.
Хәзер бу фәнне өйрәнү өчен тәкъдим ителгән сәгатьләрнең гомуми саны 476га кадәр артачак.