27 апрельдә Тубыл шәһәре Себер-татар мәдәнияте үзәгендә «Себер сандугачы» X өлкә ачык вокал бәйгесе узачак. Бу хакта Себер-татар мәдәнияте үзәгенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итәләр.
Чара Ершов урамындагы 30 йортта була. 11:00 сәгатьтә катнашучыларның конкурс чыгышлары тыңланачак, ә 15:00дә бәйге лауреатларының гала-концерты башлана.
«Сезне вокал бәйгесендә катнашырга чакырабыз. Конкурсыбыз катнашучыларга иҗади сәләтләрен күрсәтергә ярдәм итсә, шат булырбыз», – диелә хәбәрдә.