Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Пенза өлкәсенең Исса бистәсе мәчетендә милләтара ифтар булды

Пенза өлкәсенең шәһәр тибындагы Исса бистәсе мәчетендә милләтара ифтар узды. Бу хакта Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Анда Пенза өлкәсе мөфтие Ислам хәзрәт Дашкин җитәкчелегендәге Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре, мәчет рәисе Нури Моратов, шулай ук Мордовия республикасы, Пенза шәһәре, Таҗикстан, Азәрбайҗан, Дагыстан кунаклары чакырылган иде.

Ислам хәзрәт Исса мөселманнарына ифтарга чакырулары, дөрес сәясәт алып барулары, берләшүләре, сәламәт яшәү рәвеше өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук ул мәчетнең имам-хатыйбы Акмалдин хәзрәт Сәмиевка дин юлындагы бөтен тырышлыгы өчен аерым рәхмәт әйтте.

«Беренче чиратта, Аллаһы Тәгаләгә шундый мәчет биргәне өчен рәхмәт әйтергә кирәк, сезне берләштерде, туганлык җепләрен ныгытты. Без сезнең белән барыбыз да ислам дине вәкилләре, безнең эшләребез һәм гамәлләребез Аллаһы Тәгалә әмерләренә туры килергә һәм без мәчетләрне тәртиптә тотарга тиеш. Тынычлык һәм тотрыклылык өчен безгә шулай ук төрле конфессияләр һәм милләтләр белән дустанә мөнәсәбәтләрдә булырга кирәк», - дип билгеләп үтте мөфти.

Кереш сүздән соң, кичке намазга чакырып азан әйтелде, күмәк намаз укыдылар, аннары кунаклар табын артына утырды.

«Рамазан - бик зур рухи байлык һәм бүләкләр, мөмкинлекләр ае. Рамазан аенда кылган изге эшләр өчен, кече яки зур булуына карамастан, савап күп тапкыр арттырылуын истә тотыгыз», диелгән хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus