Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе агымдагы елның мартында узачак Россия Президентын сайлауда тавыш бирү өчен бюллетеньнәрне әзерләү процессын башлады. 1 мартта аларны республика районнарына җибәрә башлыйлар. Бу карар Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең 39нчы утырышында кабул ителде. «Татар-информ» шул хакта яза.
«Бюллетеньнәр ике дәүләт теле - рус һәм татар телләрендә бастырыла. Анда яшел төстәге саклау челтәре төшерелә», - дип сөйләделәр республика Үзәк сайлау комиссиясендә.
Билгеләп үтелгәнчә, кандидатлар турындагы белешмәләр сайлау бюллетенендә тигез мәйданны биләячәк - шул рәвешле сайлау системасының төп принцибы - барлык кандидатлар өчен тигез мөмкинлекләр саклана.
Бастырылган бюллетеньнәрне республика шәһәрләренә һәм районнарына кораллы сакчылар озатуында китерәчәкләр: башта аларны территориаль, аннары участок сайлау комиссияләренә алып киләләр.