Узган елның 21 декабрендә Мәскәүдән Казанга юл ачылганнан соң, М12 «Көнчыгыш» югары тизлекле юлдан автомобильләр якынча 3,1 миллион тапкыр узган. Бу хакта «Автодор» дәүләт компаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Яңа юл ачылганнан алып яңа трассадан 3103979 сәфәр кылганнар. Бигрәк тә Мәскәү өлкәсендә Балашиханы урап узу участогына ихтыяҗ зур. Анда тәүлегенә уртача якынча 22 мең автомобиль теркәлә, иң күбе тәүлегенә – 42 меңнән артык машина», диелгән хәбәрдә.
Казанга кадәр юл ачылган вакыттан рекордлы трафик Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан — 30 декабрьдә теркәлгән. Ул вакытта автомобильчеләр 91 меңнән артык сәфәр кылган. Яңа ел каникулларында автомагистраль буенча барлыгы якынча 740 мең тапкыр узганнар.
810 км озынлыктагы М12 юлының Мәскәү – Казан участогын Россия Президенты Владимир Путин ачты. Яңа юлны Дәүләт башлыгы инициативасы белән «Транспорт инфраструктурасын модернизацияләү» илкүләм проекты төзеделәр.
Автоюл биш төбәк - Мәскәү, Владимир һәм Түбән Новгород өлкәләре, Чувашия һәм Татарстан аша уза. Бу ел ахырында аның буенча Екатеринбургка, аннары Төмәнгә барып җитәргә мөмкин булачак. Трасса Санкт-Петербургтан Владивостокка кадәр 12 мең чакрым озынлыктагы «Россия» тизйөрешле транспорт маршрутының нигезе булачак.