«Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә уздырылган көрәш турнирында Ильяс Галимов исемендәге махсус премия дә тапшырылды. Әлеге бүләк турнирның финал алышларында иң матур алым күрсәткән көрәшчегә бирелә. Быел 30 мең күләмендәге премиягә 130 кг нан югары авырлык үлчәвендә җиңүче булган Чаллы көрәшчесе Ранис Гыйләҗетдинов лаек булды.
«Муса Җәлил исемендәге турнирда өченче җиңүем. Бик нык әзерләндем, Аллаһка шөкер, җиңдем», – диде Ранис финалда Лаештан Муса Галләмовны откач.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов