Мәдәният учреждениеләренең репертуар сәясәте һәм контент эчтәлеге актуаль тема дип белдерде мәдәният министры Ирада Əюпова ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең Татарстан Милли китапханәсендә узган утырышындагы чыгышында.
«Мәдәни контентның идея эчтәлеге - җәмәгатьчелек таләбе дә. Биредә мәдәни чараларның маркировкасы да зур роль уйный», – диде министр.
Ирада Əюпова кайбер очракларда бу мәсьәләдә хаталар булуын һәм аларның Мәдәният министрлыгы яки җәмәгатьчелек реакциясе ярдәме белән төзәтелүен ассызыклады.
Утырышта Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов, Мамадыш районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире Степан Спиридонов, Зөя утрау-шәһәрчеге тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.