Татарстанда булачак Россия Президентын сайлауда хәзерге дәүләт башлыгы Владимир Путинның үзен-үзе тәкъдим итүен хуплап имзалар җыю дәвам итә. Пунктлар Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзәннең зур сәүдә үзәкләрендә ачылды.
Бүген Казанда сайлау штабы волонтерлары «Кольцо» сәүдә үзәгенә керү юлында пункт урнаштырды. Беренче минутларда ук аңа Россиянең хәзерге башлыгын хупларга теләүчеләрдән чират тезелде. Алар арасында төрле яшьтәге һәм төрле эшчәнлек өлкәләреннән вәкилләр бар иде. Шулай итеп, беренчеләрдән Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов булды.
«Бу безнең илебезнең иң яхшы нәтиҗәләргә ирешергә һәм Россия гражданнарының хокукларын һәм иреген гарантияләргә мөмкин булуын исбатлаган безнең лидер, ил территориясендә генә түгел, бөтен дөньяда да», - диде ул.
Депутат фикеренчә, Россия лидеры ил халкының ышанычын аклаган кеше булырга тиеш. «Һәм бу халыкның барлык катламнары ышанычын яулаган бердәнбер кеше. Бу барыбыз да ышана торган кеше», - дип өстәде Фәррахов.
Шулай ук хәзерге Президентны хупларга КФУның юридик факультеты деканы Лилия Бакулина да килде. Аның сүзләренчә, Владимир Путин - ул Россияне билгеләнгән үсеш курсы буенча алып бара ала торган лидер.
«Бу 2030 елга кадәр гамәлгә куелган илкүләм проектлар һәм программалар, һәм мин ил белән күп еллар җитәкчелек итүче Владимир Владимирович катлаулы геосәяси вазгыятьтә үсешнең кирәкле юнәлешендә хәрәкәт итә ала, дип саныйм», - диде ул.
Шәхси эшмәкәр Әнвәр Камалетдинов Путинны аның җитәкчелегендә илдә булган уңай үзгәрешләр өчен хупларга булган.
«Карагыз, производство ничек үсә, социаль инфраструктура үсә. Иртәгәге көнгә ышаныч бар», - дип белдерде Камалетдинов.
«Иҗади яшьләр академиясе» төбәк оешмасының матбугат үзәге җитәкчесе Елизавета Гонзо да имза куярга килде. Ул билгеләп үткәнчә, Путинның ярдәме оешманың барлык программаларында һәм проектларында сизелә.
«Яшьләр өчен булдырыла торган ярдәмнең уңай чараларын берләштереп, без хәзер яшьләр сәясәтенең нинди булуын һәм аның ничек үзгәрүен күрәбез», - дип уртаклашты ул.
Искәртик, Россия Президенты вазифасына кандидатны теркәү өчен 300 мең имза җыярга кирәк, алар РФ Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырылачак. Шул ук вакытта Татарстаннан, башка һәр төбәктән кебек үк, иң күп 7,5 мең имза тапшырыла ала.
Имза җыю башлыча Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзәннең зур сәүдә үзәкләрендә оештырылган. Ул агымдагы елның гыйнвар ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Россия Федерациясе Президентын сайлаулар быелның 15, 16 һәм 17 мартында узачак. Бу карарны РФ Үзәк сайлау комиссиясе кабул итте.
Үзәк сайлау комиссиясенә 15 кандидат документларын тапшырган, аларның дүртесен теркәүдән баш тартканнар. Шул рәвешле, документлар 11 дәгъвачыдан, шул исәптән, сайлауда үзен-үзе тәкъдим итүче хәзерге Президент Владимир Путиннан кабул ителде. Хәзерге вакытта сайлауга өч кандидат - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән) һәм Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) кертелгән инде.