6 гыйнварда Казан Кремлендә татар музыкасы концерты узачак. Аны 19.00 сәгатьтә Кремльнең тарихи бинасы ишегалдында (Присутственные места) оештыралар (ориентир Консистор манарасы янындагы сәхнә).
Кремль сайтында хәбәр ителгәнчә, кунаклар алдында «Оммаж» төркеме, Ilgiz һәм Malsi Music, АлияНур чыгыш ясаячак. Чараны блогер һәм стендап-комик Ләйлә Лерон алып барачак.
Керү ирекле булачак, дип төгәллек кертә оештыручылар.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда бушлай кышкы эколагерь оештырыла.
Шулай ук Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Казанның «Черек күл» паркында кичә оештырылачак, башкаланың тагын 12 скверында балалар өчен бәйрәмнәр узачак.