Татарстанда 2022 елда 14 231 галим эшләгән — алдагы ел белән чагыштырганда 1,36 меңгә күбрәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары белән расланган «2022 елда Татарстан Республикасында инновацион эшчәнлек турында» докладында әйтелә.
Документта билгеләп үтелгәнчә, республикада 39 яшькә кадәрге галимнәр саны арту дәвам итә: әгәр 2021 елда алар гомуми белгечләр санының 60,2 процентын тәшкил итсә, 2022 елда — 60,4 процент. «Бу мәгълүматлар фәннең үсә баручы ролен һәм яшьләрнең аңа карата кызыксынуын күрсәтә», — дип ассызыклана докладта.
Тикшеренү һәм эшләнмәләргә чыгымнарның артуы да фән өлкәсенә игътибар турында сөйли — 32,8 млрд сум — +19 процент. Моннан тыш, республикада фәнни-технологик үсеш дәүләт программасы эшли башлады, ул мәгариф һәм фәнни оешмаларның, бизнесның һәм дәүләт идарәсе системасының эшчәнлеген интеграцияләүне тәэмин итә.
Аларның үзара бәйләнеше яңа югары технологияле производстволар санын арттырырга һәм тармакны кадрлар белән тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.