2024 елда еллык яллар өчен иң отышлы айлар аталды. Ул ике күрсәткеч —ял көннәре саны һәм мөмкин булган файда ягыннан төзелгән. Нәтиҗәләр белән Россия Хөкүмәте тарафыннан эшли башлаган «Объясняем.РФ» порталы уртаклашты.
Икенче күрсәткеч буенча, ялга китү өчен иң уңышлысы — июль, август һәм октябрь айлары. Аларда 22-23 эш көне, «шуңа күрә сезгә күбрәк акча түләнәчәк», ди экспертлар.
Әгәр дә хезмәткәрне күбрәк ял итә ала торган көннәр саны — аны озайту мөмкинлеге кызыксындырса, аңа гыйнвар яки майда ял итәргә кирәк. Бу айларда, киресенчә, иң озын бәйрәмнәр. Шулай ук июнь дә ярый, анда бер өстәмә ял көне бар.
Шулай ук ялны түбәндәге бәйрәм һәм ял көннәре хисабына озайтырга мөмкин:
-Ватанны саклаучылар көне: 23-25 февраль;
- Халыкара хатын-кызлар көне: 8-10 март;
-Россия Көне: 12 июнь;
-Халыклар бердәмлеге көне: 3-4 ноябрь.