2023 елда Төркиянең Россиягә экспорт күләме 16,9 процентка арткан. Бу хакта Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белдерде.
Шунысы кызык, Россия Төркия экспортны актив арттыра торган илләр исемлегенә керде, дип яза РИА Новости. Шулай ук Төркиянең экспорт күләме үскән дәүләтләр исемлегендә Согуд Гарәбстаны (+150,4 процент) һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (+63,4 процент) бар.
Эрдоган Төркиянең төрле илләргә 255 миллиард доллардан артык товар экспортлаганын әйтте – бу тарихи рекордлы күрсәткеч.