Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин генерал-полковник Рәсим Акчуринны туган көне белән котлады, аңа 24 декабрьдә 92 яшь тулды. Бу хакта Тулы вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу Мәскәү ветераннар cоветында узды, аның рәисенең киңәшчесе булып, инде өлкән яшьтә булуына карамастан, әлегә кадәр генерал тора.
Рәсим Сөләймән улы Акчурин 1931 елның 24 декабрендә Үзбәк ССРның Зангиат бистәсендә туган. Аның энесе – танылган кардиохирург Ренат Акчурин.
Фото: © ТРның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте
Булачак генерал 1951 елда Калинин исемендәге Ленинград политехник институтының 2 курсын тәмамлаганнан соң совет армиясенә чакырыла. 1954 елда Алукснада Балтыйк зенит артиллерия училищесын тәмамлый.
1957 елдан Рәсим Акчуринның язмышы зенит ракета комплекслары булган частьләр белән бәйле була. 1985 елда ул СССР һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләренең зенит ракета гаскәрләре командующие була. 1992 елда яше буенча запаска җибәрелә.
Отставкадан соң актив рәвештә иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә. 1999 елдан 2014 елга кадәр – Мәскәү шәһәренең Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе, 2014 елдан — мактаулы рәисе.