2023 ел нәтиҗәләре буенча Кытай һәм Татарстан товар әйләнеше 2 млрд доллардан артып китәргә тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.
«Кытай — Татарстанның стратегик тышкы икътисади партнеры. <...> Татарстан белән Кытайның үзара сәүдәсе шактый үсте. <...> Ел йомгаклары буенча товар әйләнеше 2 млрд доллардан артып китәчәк», — дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
Шул ук вакытта, Миңнеханов сүзләренчә, 2023 елның беренче яртыеллык нәтиҗәләренә караганда гына да бу күрсәткеч 1,5 млрд долларга якынлашкан, бу 2022 елның шул ук чоры нәтиҗәсеннән 2,3 тапкыр югарырак.
Кытай Халык Республикасыннан Татарстанга транспорт чаралары, җиһазлар, химия продукциясе һәм башка төр товар килә. Үз чиратында Татарстан Кытайга каучук, пластмасса, ягулык, авыл хуҗалыгы товарлары һәм башкаларны җибәрә.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстанның Кытай компанияләре инвестицияләрен җәлеп итә алуына игътибар итте. «Алар арасында Татарстанга 23 млрд сумнан артык инвестиция керткән Haier компаниясен билгеләп үтәсем килә, 2,8 мең яңа эш урыны булдырылган», — дип мисал китерде ул.
Бу уңайдан Татарстан Рәисе «Камасталь» һәм Midea кебек башка инвестиция проектларын да искә алды. Ул Кытай белән туры авиаэлемтә оештыру юнәлешендә эш алып барылуын аерым искәртте.
«<...> Кытай Халык Республикасы белән туры рейс булу, һичшиксез, туристлар агымын арттыруда һәм эшлекле активлыкны үстерүдә уңай нәтиҗә бирәчәк», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Элегрәк Татарстан Рәисе агымдагы ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы белән Кытай Халык Республикасы арасындагы товар әйләнешен 1,6 млрд долларга бәяләгән иде. Зуррак сумма — 14 млрд юаньны соңрак Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин атады.
«Туры элемтә» барышында Россия Президенты Владимир Путин Россиянең Кытай белән хезмәттәшлек дәрәҗәсен моңарчы күрелмәгән дип атады. Анда ул 2023 ел нәтиҗәләре буенча ике дәүләт арасында товар әйләнеше 30 процентка, 220-230 млрд долларга кадәр үсәчәк, дип фаразлады. Соңрак Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин Россия һәм Кытай алдында торган товар әйләнеше күләмен 200 млрд долларга җиткерү бурычы вакытыннан алда үтәлде, дип хәбәр итте.