Менделеевскида Татарстан Фәннәр академиясе ярдәме белән мәктәп укучыларының Кече академиясе ачылды. Ул «Менделеев варислары» 3нче химия-технология лицее базасында оештырылган.
Тантанада ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсадуллина, шулай ук «Аммоний» АҖ генераль директоры Дмитрий Макаров һәм район башлыгы Радмир Беляев катнашты.
Фән өлкәсендә җиңүләре белән аерылып торган яшь менделеевлыларны Кече фәннәр академиясе әгъза-мөхбиренә кабул иттеләр. Биредә Бөтенроссия олимпиадасының республика этабында җиңүчеләр һәм призерлар арасыннан 10нан артык академик һәм олимпиаданың муниципаль этабында җиңгән 100гә якын әгъза-мөхбир, шулай ук аларның укытучылары шөгыльләнәчәк. Һәркемгә таныклыклар тапшырылды.
Рифкать Миңнеханов укучыларны истәлекле вакыйга белән котлады. Ул шулай ук республикада фән үсеше турында сөйләде.
Радмир Беляев Менделеевскиның яшьләр өчен инновацион интеллектуаль мохитне үстерүдә яңа чор башлануын билгеләп үтте. Дмитрий Макаров та аның белән килеште.
«Фәннәр академиясе — Менделеевскида белем бирүне үстерүгә зур өлеш кертү ул. Без һәрвакыт районда мәгариф кластеры, уку йортларыннан комплекс булдырырга телибез, дибез. Анда безнең балалар белем ала, сайлый һәм үз һөнәри юлларын башлый алачак. Шулай итеп, «Менделеевск үзәне» балалар компетенциясе үзәге барлыкка килде, лицей эшли, киләчәктә лицейны тәмамлаучылар өчен химия-технология көллияте барлыкка киләчәк», - диде химия комплексы генераль директоры.