Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов М12 турында: Мондый юлны әле күргәнем юк иде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казаннан Мәскәүгә кадәр М12 «Көнчыгыш» тизйөрешле трассасын бәяләде. Бу хакта республика җитәкчесе Россия Президенты Владимир Путинга автомобиль юлын ачуга багышланган чарада видеоэлемтә аша сөйләде.

«Кичә Мәскәүгә кадәр рульдә шәхсән үзем бардым. Мондый юлны әле күргәнем юк иде», — дип белдерде Миңнеханов.

Ул дүрт күпфункцияле зонада тукталып, тамак ялгавын һәм машинага ягулык салуын әйтте. «Барысы да уйланылган. Автомат түләү системасы да эшли. Барысы да югары дәрәҗәдә», — диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан территориясеннән трассаның җиденче һәм сигезенче этаплары үтә. Биредә 67 ясалма корылма, шул исәптән Идел аша күпер бар.

«Бик зур эш башкарылган. Төзелешкә 5 мең кеше һәм 1,4 мең техника берәмлеге җәлеп ителгән», — дип ассызыклады ул.

«Бик зур рәхмәт!» — диде чыгышы ахырында Татарстан Рәисе.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов М12 магистраленең Татарстан участогын ачар алдыннан аны үзенең Aurus лимузинында сынап караган. Ачылу тантанасына исә ул «КАМАЗ» йөк машинасында килгән.

Россия Президенты Владимир Путин бүген М12 «Көнчыгыш» трассасының Мәскәүдән Казанга кадәр участокта хәрәкәтне ачты. Үзенең чыгышында ул аны төзүдә катнашкан барлык белгечләргә рәхмәт белдерде һәм проектның рекордлы срокларда тәмамлануын билгеләп үтте.

М12 «Көнчыгыш» федераль трассасы «Транспорт инфраструктурасын модернизацияләү» милли проекты буенча төзелә. Магистральнең Мәскәү—Казан аралыгы 810 километр тәшкил итә. Яңа автотрасса ярдәмендә Россия башкаласыннан Татарстан башкаласына кадәр юл вакыты 12 сәгатьтән 6,5 сәгатькә кадәр кыскарачак. Казаннан соң М12 Екатеринбургка һәм Төмәнгә кадәр барып җитәргә тиеш. Алга таба аны илнең көнчыгыш чикләренә кадәр озайтырга мөмкиннәр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus