Иртәгә, 16 декабрьдә, Татарстанда һава шартлары кабат начарлану көтелә. Бу юлы һава торышына Россиянең үзәк районнарыннан күчкән циклон йогынты ясый. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге шул хакта хәбәр итә.
Шимбә төнлә һәм көндез республика территориясендә урыны белән, шул ук вакытта Казанда иртән һәм көндез буран вакытында күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлану фаразлана.
Моннан тыш, төбәк юлларында кар көртләре барлыкка киләчәк, дип белдерә метеорологлар.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, киләсе атнада Татарстанда 0 градуска кадәр җылыта. Бүген синопткилар республикада көчле җил һәм һава температурасы -18 градус булачагын әйткән иде.