Әлмәттә Шевченко урамында спорт-укчы комплексы төзелеше башланачак. Проект тарихи-мәдәни экспертизаның уңай нәтиҗәсен алды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитетына сылтама белән хәбәр итә.
Участокның мәйданы 2,3 гектардан артык. Ул супермаркет һәм «Нефтче» спорт комплексы янында урнашкан.