2024 елда Казанда беренче тапкыр ике зур мультиспорт чарасы — «Киләчәк уеннары» һәм БРИКС илләре спорт уеннары була. Ике зур вакыйга да республика һәм ил тарихында эз калдырачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елгы спорт сезонына йомгак ясау һәм физкультура һәм спорт өлкәсендә дәүләт идарә органы оешуның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантанада әйтте.
«Ышанам, алар республика һәм ил тарихында зур эз калдырачак, ә катнашучылар һәм башкала кунаклары онытылмаслык хисләр алачак», — дип ассызыклады республика җитәкчесе. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ул шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның сәламәт яшәү рәвешен һәм традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруның үзара бәйләнешен билгеләп, 2024 елны Гаилә елы дип игълан итүен искәртте.
«Һичшиксез, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру гаилә идеалларын яклау һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга ярдәм итә», — диде Рөстәм Миңнеханов.