Мәскәү биржасы котировкаларыннан күренгәнчә, долларны инде 92,9 сумга сата башлаганнар. Искәртеп узабыз, ул 3 ноябрьдән (92,42 сум) бирле мондый күрсәткечкә җитмәгән иде, дип яза «Татар-информ».
Евро бәясе дә 5 декабрьдә 100,27 сумга кадәр артты. Европа валютасы соңгы тапкыр мондый күрсәткечкә 26 октябрьдә җиткән иде.
Ә юань бәясе әлегә үзгәрешсез калды – 1 Кытай валютасы 12,96 сумга сатыла.