Nordwind авиакомпаниясе Казан халыкара аэропортында 2021-2023 еллардагы эшчәнлегенә йомгак ясады һәм киләсе елга очыш программасын киңәйтү турындагы планнары белән уртаклашты.
«Киләсе елның апрелендә без Казаннан Якутскига туры рейс ачарга планлаштырабыз. Якутскига очышлар атнасына ике тапкыр оештырыла. Шереметьево, Пулково, Сочи, Минераль Сулар һәм Махачкаладан Якутиягә очкан юлчылар өчен Казанда трансфер булачак. Бүгенге көндә Казаннан Россиянең башка төбәкләренә булган маршрутлар да безнең авиакомпания тарафыннан булдырылган иде. Мәсәлән, Новокузнецк, Владикавказ, Иркутск һ.б», - диде Nordwind авиакомпаниясенең генераль директоры урынбасары Антон Маттис.
Авиакомпания 2008 елда эшли башлаган, Россия авиакомпанияләренең беренче унлыгына керә. «317 240 рейс булган һәм 56 320 800 пассажирга хезмәт күрсәткәнбез. Төбәкара маршрутларның үсешенә басым ясыйбыз. Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Сочи һәм Махачкала шәһәрләрендә база аэропортларыбыз урнашкан. Хәзерге вакытта Казаннан 19 маршрут бар: Санкт-Петербург, Мәскәү, Калининград, Сочи, Минераль Сулар, Грозный, Махачкала, Красноярск Томск һ.б», - дип аңлатты ул.
«Себер шәһәрләреннән Көнбатыш һәм Көньяк юнәлешкә Казан аша трансфер маршрутын булдыра алдык. Моның өчен Казан аэропорты генераль директорына рәхмәт. Трансфер аша йөрүче юлчыларның саны 20 процентка артты. Казанда тыгыз эшчәнлегебез Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты белән тырышлык белән башланды», - диде Антон Маттис.
Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортының генераль директоры Сергей Романцов сүзләренчә, бүгенге көндә Казан халыкара аэропортында 4 млн 800 мең юлчыга хезмәт күрсәтелгән.
«Бу - Идел буе федераль округындагы иң яхшы күрсәткеч. Казан аэропортында юлчыларның саны 30 процентка арткан. Популяр маршрутлар: Санкт-Петербург, Сочи, Минераль Сулар, Новосибирск, Калининград, Мәскәү һәм Махачкала. Халыкара рейсларга юлчыларның саны 60 процентка артты. Популяр юнәлешләр: Анталья, Истанбул, Дубай, Хургада. БДБ илләреннән: Баку, Минск, Ашхабад, Алматы, Астана һ.б», - диде ул.
Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов авиакомпаниясен туристлар өчен киләчәктә популяр булачак яңа юнәлешләрне ачу буенча үрнәк дип атады. Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков республикада өч аэропорт барлыгын, барлыгы 80 юнәлешкә рейслар булдырылганын әйтте.