3 декабрьдә, 10.15 сәгатьтә, тамашачылар татар милли туена багышланган «Играем свадьбу» программасының чыгарылышын кабат карый алачак.
Казанда яшәүче Сәйдә һәм Фәрит аның геройлары була. Яшьләр Татарстандагы туй йолалары нигезендә өйләнешергә карар кылган һәм алып баручылар алар белән бергә татар мәдәниятен өйрәнә. Тамашачылар туйга чәкчәк әзерләү серләрен һәм туй мендәре өчен ничә каз йолкырга икәнен беләчәк.
Бүгенге көндә «Играем свадьбу» документаль фильмнар циклы авторлары Архангельск, удмурт, карел һәм казак туен тәкъдим итте.