«Россия» Халыкара күргәзмә-форумында Республика көне алдыннан федераль телеканаллар Татарстан турында сюжетлар күрсәтәчәк. Әйтик, бүген «Мир 24» телеканалында киләсе елда Казанда узачак «Киләчәк уеннары» халыкара фиджитал-турнир турында сюжет чыкты.
Бүген 18.00 сәгатьтә ОТР телеканалында М12 федераль трассасы төзелеше, төбәкнең төп туристлык урыннары турында сөйләячәкләр һәм беренче тапкыр «Киләчәк уеннары»н сынап караячаклар. Шул хактагы сюжет яңалыкларның кичке чыгарылышында тәкъдим ителәчәк.
Җомга көнне, 1 декабрьдә, Татарстан сәнәгате ОТР телеканалының игътибар үзәгендә булачак. Каналның төшерү төркеме Россия детальләреннән пассажир самолетлары һәм теплоходлар җитештерелә торган заводларда булган. Әлеге сюжет 18.00 сәгатьтә эфирга чыгачак, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, 20-23 ноябрьдә Татарстанда федераль журналистлар өчен матбугат туры узды. Матбугат туры «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында Төбәк көненә - ул 2 декабрьдә Мәскәүдә, Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) үтәчәк – әзерлек кысаларында оештырылды. Бу көнне республика сәнәгать, авыл хуҗалыгы, икътисад, медицина, мәдәният һәм туризм өлкәләрендәге казанышларын тәкъдим итәчәк. Әлеге көнгә планлаштырылган чаралар иң югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш, дип белдерде республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә.
Илнең 89 төбәге, зур компанияләр, министрлык һәм оешмаларның казанышларын тәкъдим итүче «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы 4 ноябрьдә ачылды. Ул 2024 елның 12 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Россия Президенты Владимир Путин күргәзмә эшләгән дәвердә аның белән берничә тапкыр танышыр дип көтелә.