Әлмәттә башлангыч сыйныф укучысы шәһәр күлендә боз астына төшеп китә. Аңа ярдәмгә Әлмәтнең автомобиль юллары идарәсе хезмәткәре Руслан Сабаев килә. Ир-атның игътибарлыгы аркасында малай исән һәм сәламәт кала. Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов Телеграм-каналында хәбәр итте. «Әлмәт таңнары» шул хакта яза.
«Руслан Сабаевка игътибарлыгы һәм батырлыгы өчен рәхмәтемне белдерәсем килә. Аның гамәлләре баланың гомерен саклап калды!» - дип рәхмәт белдерде район башлыгы.
Тимур Нагуманов Әлмәттә яшәүчеләргә көзге бозның тотрыклы салкыннар башланганчы нык булмавын һәм мондый участокларда йөрү сәламәтлек өчен бик куркыныч булуын искәртте.