Зәйнең Бигеш мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган «Йөрәк җылым сиңа, әнием!» дип исемләнгән концерт булды. Бәйрәм концерты сәхнәләштерелгән «Зәкия Сабан туе» белән башланып китте. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Кичәдә үзешчән сәнгатьтә катаншучылар үзләренең йөрәккә үтеп керә торган моңлы җырлары, дәртле биюләре, юморлары белән авылдашларын ял иттерде.
Куш-Елга авылы мәдәният йорты директоры Миләүшә Шәрипова, сәнгать җитәкчесе Ирина Васильева, Әхмәт клубы җитәкчесе Резедә Абрамова, Кадер клубы директоры Фәнзилә Боярова, Карман клубы җитәкчесе Рамилә Мөхәсимова, Бигеш егете Фәнис Нуретдинов, баянчы Мөдәррис Саматов, XI сыйныф укучысы Альзана Фәрхуллина әниләргә багышланган җырларын бүләк итте.
«Күрше авыллардан килеп, Бигештәге концертта чыгыш ясаган хезмәттәшләребезгә, шулай ук «Зәкия Сабан туе»н сәхнәләштергән авылдашларыбызга зур рәхмәтебезне белдереп, сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, иминлек телибез», диелгән хәбәрдә.