Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенә рәхмәт белдерде. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үзәкләштерелгән дини оешмага «Татарстанның эшлекле партнерлары» XVI Халыкара форумында актив хәйрия эшчәнлеге һәм гуманитар проектларны гамәлгә ашыруга зур өлеш кертүе өчен рәхмәт белдерелде.
Татарстан Рәисенең рәхмәте шулай ук «Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасына игълан ителде.
Россия мөселманнары Диния нәзарәтеннән вәкил буларак форумда Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, нәзарәт эшләре идарәчесе Рәфыйк Фәттахетдинов һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары, Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов катнаша.