Чаллының Сидоров паркына чыршы куйдылар. Яңа ел чырышысының үзенчәлеге булып, аның чын чыршы ботакларыннан җыелуы тора. Бу хакта Комсомольск районы башлыгы Ленар Әхмәтҗанов сөйләде.
Шәһәр хакимиятенең Телеграм-канлында аныкланганча, агачның биеклеге 20 метр. Яңа ел чыршысын җыю өчен 25 КАМАЗ чыршы ботагы кирәк булган.
Сидоров паркында Яңа ел чыршысы 13 декабрьдә ачыла. Икенче көнне Чаллыда яшәүчеләр Замелекесьега һәм 15 декабрьдә «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданга килә ала.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казанның 14 паркында Яңа ел чыршылары куелачак. Татарстан башкаласында Яңа елга шәһәрне бизәүгә һәм «Казан» гаилә үзәге янында чыршы куюга 15 миллион сумнан артык акча юнәлдереләчәк.