Тарихчыларны, туган якны өйрәнүчеләрне һәм реставраторларны Казанда Ушкова йортында кунакханә ясау планнары борчуга салган. Бу хакта Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин сөйләде.
«Безнең тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, реставраторлар кунакханә йортның уникаль интерьерына тискәре йогынты ясаячак дип борчыла. Кайбер шикләнүләр бар. Без объектның хуҗасына ишегалды территориясен яраклаштырырга, анда кунакханә номер фондын оештырырга тәкъдим итәргә уйлыйбыз», - диде Гущин.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта объектны җайлаштыру проблемасы бар - кунакханә функциясеннән тыш, ул һичшиксез музей да булырга тиеш. Реставрация проекты бар, ул иҗтимагый фикер алышулар узды, әмма аны милекче белән дә сөйләшергә кирәк. Әлегә ул билгеле түгел.
«Без әлегә аның кем булачагын аңламыйбыз. Инвестор билгеле булгач та, без фикер алышачакбыз. Монда сүз 1 млрд сум турында гына бармый. Проект үзгәрәчәк, дип уйлыйм», - дип йомгаклады комитет башлыгы.