Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә Россиянең баш трансплантологы, В.И. Шумаков академигы исемендәге трансплантология һәм ясалма әгъзалар фәнни үзәге директоры Сергей Готье килде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.
Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсе баш табибы Марат Мөхәммәдиев иң беренче кунакны хастаханә эшчәнлеге белән таныштырды. Соңыннан эшлекле киңәшмә уздырды. Анда Чаллы ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсе һәм трансплантология үзәге белән хезмәттәшлек турында сүз барды.
Искәртик, трансплантология үзәгенең бавыр, йөрәк, бөер һәм ашказаны асты бизен күчереп утырту буенча тәҗрибәсе зур.
Мисал өчен, Санкт-Петербургтан Сергей Скороделов. Чаллы табиблары аның йөрәгенә операция ясап, Мәскәү трансплантология үзәгенә озаткан иде. Аңа донор йөрәге күчереп утырттылар.