Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева кыска программада Россия Гран-при ярышларының дүртенче этабында җиңде. Фигурачы номерын яхшы күрсәтеп, лаеклы рәвештә беренче урынны яулады.
Вәлиева чыгышы алдыннан белдерелгән барлык элементларны да үтәде. Судьялар Камиләнең чыгышын 81,09 балл белән бәяләде.
Софья Муравьева һәм Алина Горбачева үзара икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. Старт алдыннан ике фигурачы да өчләтә аксель турында белдерде, ләкин нәтиҗәдә бары тик икеләтә генә үтәделәр. Калганында аларның сикерү элементлары Вәлиева программасы белән охшаш иде. Әмма Муравьева Горбачевадан бераз яхшырак чыгыш ясады, шуңа күрә судьялар аны югарырак балл куйды.
Иртәгә фигурачылар Казанда ирекле программалар белән чыгыш ясаячак. Икенче ярыш көне алдыннан Вәлиева Муравьевадан дүрт баллга өстен тора. Судьялар Софьяның чыгышын 77,02 баллга бәяләде, ә Горбачевага 73,29 балл куйдылар.
Шунысы игътибарга лаек, тренер Этери Тутберидзеның тагын бер укучысы Дарья Садкова үз чыгышында акробат боҗрасын башкарды, шуның белән җыелган җанатарларны сокландырды. Кыска программа нәтиҗәләре буенча ул дүртенче урында тора.
Искәртик, Россия Гран-при этаплары җиңүчеләре, узган сезондагы кебек үк, 500 мең сум акча ала.