Татарстан халкы балачак уенчыклары турында истәлекләре белән уртаклаша ала. Истәлекләр «Эрмитаж-Казан» үзәгенең яңа ел күргәзмәсендә күрсәтеләчәк фильмның нигезенә салыначак. Бу турыда Казан мэриясе «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.
Яраткан уенчыклар белән бәйле тарихларны видеога төшерергә, шулай ук алар белән истәлекле фотолар бирергә кирәк була.
«Балачак тарихы. XIX – XX гасыр курчаклары һәм уенчыклары» экспозициясе Уникаль курчаклар музее җыйган балалар фотоларында сурәтләнгән әйберләрне җыячак, диелә хәбәрдә.