2026 елда Иннополисның урта һәм зур предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 201 804 сумга җитәргә тиеш. 2024 елга һәм 2025-2026 елларның план чорына муниципалитетны социаль-икътисади яктан үстерү фаразында шулай диелә.
Быел Казанның иярчен шәһәре территориясендә эшләүче урта һәм зур компанияләрдә хезмәт хакының уртача күләме 164 025 сумга тигез. 2024 ул – 176 985, ә 2025 елда 189 293 сумга җитәр дип көтелә.
Агымдагы елда IT-шәһәрдә хезмәт хакы фонды 14 миллиард 166 миллион сум чамасы тәшкил итә. Фаразлар буенча, ул киләсе елда – 15 миллиард 922 миллион, 2025 елда – 18 миллиард 960 миллион, 2026 елда 22 миллиард 272 миллион сумга җитәчәк.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков Иннополис университетын һәм инновацион шәһәрне үстерү хакында фикер алышты.