Монополиягә каршы федераль (ФАС) хезмәткә төзелеш материалларына – аерым алганда, цемент һәм арматурага – бәяләрнең чираттагы мәртәбә нигезсез артуын тикшерергә кушылды. Вице-премьер Марат Хөснуллин «Россия» күргәзмә-форумы мәйданчыгында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Без төзелеш материалларының бәясе арту хакында фикер алыштык. Безне бу борчый, цементның чираттагы мәртәбә кыйммәтләнүен күрәбез! Арматура, торбаларның да бәясе күтәрелгән», - диде Хөкүмәт Рәисе урынбасары.
Ул билгеләп үткәнчә, төзелеш материалларының кыйммәтләнүе торак бәясе артуга китерә. Шуңа бәйле рәвештә, Монополиягә каршы федераль хезмәткә вазгыятьне тикшерергә йөкләмә бирелгән. Моннан тыш, төбәк губернаторлары төзелеш материалларының бәясен контрольдә тотачак.