Хезмәт хакы, пенсия һәм стипендияләрне цифрлы рубль белән түләү ирекле була, түләүне ничек аласын һәркем үзе сайлый. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллинага сылтама белән хәбәр итә.
Нәбиуллинага пенсия һәм хезмәт хакларын цифрлы рубль белән түләү турында сорау биргәннәр. «Әлбәттә ирекле, бары тик ирекле нигездә. Бу – безнең позиция», - дип искәртте ул җавап биреп.
Үзәк банк башлыгы билгеләп үткәнчә, пенсияне «Мир» картасына күчерү дә шушы система буенча башкарылган. Ул чагында да россиялеләргә сайлау мөмкинлеге бирелгән. Кешеләр «тере» акча белән алыргамы, әллә Россия түләү системасы картасына күчерергәме икәнен сайлаган.
Искәртеп узабыз, реаль операцияләрне цифрлы рубль белән башкару тәҗрибәсе августта башланды.