Арча районы муниципаль берәмлекләр арасында узган «Татарстан Республикасының мәдәни башкаласы» республика бәйгесенең Гран-приена лаек булды. Җиңүчеләрне Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм чарасында – «Йортыбыз - Татарстан» этномәдәни фестивале гала-концертында игълан иттеләр.
Конкурсантлар арасында тугыз җиңүче һәм бер Гран-при иясе билгеләнде. Беренче төркемдәге җиңүчеләр арасында Алабуга районы – беренче, Кукмара районы – икенче, Бөгелмә районы өченче урынны яулады. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.
Икенче төркемдәге җиңүчеләр арасында Актаныш районы – беренче, Аксубай районы – икенче, Саба районы өченче урынга лаек булды.
Өченче төркемдә Әтнә районы – беренче, Чүпрәле районы – икенче, Теләче районы өченче урынны алды.
Муниципалитетлар арасында «Татарстан Республикасының мәдәни башкаласы» бәйгесе төбәктә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында узды. Республика районнары төрле мәйданчыкларда милли мәдәниятләр һәм традицияләр белән бәйле программаларын тәкъдим итте.