Бүген Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда «Булат батыр» телсез фильмын күрсәтәчәкләр. Картина музыка белән демонстрацияләнә. И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте укытучысы һәм концертмейстеры Рина Хмара тапер булачак. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итә.
Кино 20:30 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, алдан түбәндәге телефон аша язылырга кирәк: +7 (843)590-86-67, дип хәбәр иттеләр музей матбугат хезмәтендә.
«Булат батыр» – татар халкы тарихына багышланган беренче нәфис фильм. Картинаны режиссер Юрий Тарич төшергән. Тасма экраннарга 1928 елда чыга.
Чара «Сәнгать төне» акциясе кысаларында узачак. Бүген шәһәр халкы өчен 70 тән артык вакыйга оештырыла, алар берничә мәйданчыкта бара. Чараларны театрлар, мәдәни үзәкләр, модельерлар, музыкантлар, рәссамнар, мультипликаторлар, шагыйрьләр һәм галимнәр тәкъдим итәчәк, диелә хәбәрдә.