Россия Президенты Владимир Путин Бөек Ватан сугышының Үзәк музеенда Иҗтимагый палата вәкилләре белән очрашты. Үзәк Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир Кргановның исламча «Әссәламәгаләйкем!» дип сәламләвенә җавап итеп, ул «Вәгаләйкем әссәлам» дип җавап бирде. Зал Президентның бу сәламләвенә алкышлап җавап кайтарды.
Әлбир Крганов 29 октябрьдә Махачкалада булган хәлләрне искә төшереп, аларны чит илләр тарафыннан Россиядәге динара дуслыкны бозарга теләү омтылышы дип атады. Моңа җавап итеп, 30 төбәктән дин әһелләре катнашында утырыш узганын әйтте. Дагыстаннан 35 мең кешенең махсус операциядә катнашуын әйтте. Европада Коръән яндырганда Россиядә мөселманнарга теләктәшлек күрсәтте, диде. Мәскәүдә динара үзәк төзүгә рәхмәтен белдерде.
Әлбир Крганов чыгышына җавап итеп, Путин Россиянең яңа тарихында «Советлар Союзында төзелмәгән кадәрле мәчет» төзелгәнен әйтте. «Меңләгән мәчет» төзелде, ди Путин. Әлбир Крганов аңа төгәл санны әйтә, һәм Президент «8 мең» дип әйтә.
Махачкаладагы вакыйгаларны искә төшереп, Путин «очкын ташлавы җиңел, Газада барган вакыйгалар фонында моны эшләве җиңел», диде. Мөселман дин әһелләренә «вакытлы реакция күрсәткәне өчен» рәхмәт әйтте.
Президент очрашуның ил өчен мөһим бәйрәм алдыннан узуын искәртә һәм бәйрәм белән котлый. «Без үзебезнең әхлакый кыйммәтләребезне, мәдәниятебезне, тарихыбызны, телебезне саклыйбыз», – дип белдерде Путин.